“Космонавтика көне”нә багышланган Россиякүләм балалар һәм яшүсмерләр арасында бадминтон турниры

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

11-14 нче апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Космонавтика көне”нә багышланган Россиякүләм бадминтон ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Россия Федерациясе субъектларыннан спортчылар катнашты. Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш категориядә узды. Бу ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да көчләрен сынап карады. Ялгыз, парлы һәм катнаш категориядә Зайнеев Айназ (“Сабантуй” спорт мәктәбе) бакыр медальгә лаек булды. Тренеры Белкин А.А. Иващенко Алена парлы категориядә алтын медаль алды, ә катнаш категориядә Зайнеев Айназ белән 3 нче урынга чыктылар. Тренерлары Иващенко О.И. һәм Белкин А.А.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International