Бүген МБМБУ Шәмәрдән 3нче “Салават күпере” балалар бакчасында балалар экологик уеннар уйнадылар, экспериментлар ясадылар, кешенең гәүдә төзелешен өйрәнделәр. “Табигать берләшмәсе” дидактик уены аша балалар төрле төрдәге үсемлекләр һәм хайваннар арасындагы элемтәне билгеләделәр, шулай ук аларның яшэү шартларын өйрәнделәр. Эксперимент аша туфракнын составын өйрәнделәр, һәм “Туфракта яшәү бармы?-дигән сораүга җавап эзләделәр. “Метеостанция” лабораториясы ярдәмендә җирнең, җилнең юнэлешләрен, болытларлар хәрәкәте юнэлешләрен билгеләделәр. Кешенең гәүдә төзелешен өйрәнгэндэ “Кеше гэүдэсе” магнитлы җыелмасын кулландылар.