"Капка төбе" күңел ачу программасы

2019 елның 14 апреле, якшәмбе

Яшьләргә ятрак булса да, өлкән буын хәтерлидер, авылларда кич җиттеме капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула иде. Соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, кемдә өмә ясыйсы, кемгә булышасы, нинди бәйрәм оештырасы – барысы да шунда сөйләшенә. Аннан соң күңел ачулар башлана. Гармунга кушылып җырлау, уеннар , биюләр, капка төбендә кич утыруның дәвамы була иде. Өлкәннәр сагынып искә төшергәндә, 13 апрель көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре менә шушы гореф-гадәтне яңарттылар. Кич утыру өчен мәдәният йорты сәхнәсе капка төбе итеп әзерләнде. Әлеге чара үзешчәннәр сәхнәләштергән күренешләр татар халкының милли уеннары белән бергә ике сәгать дәвам итте. Кич буе уен- көлке, дәртле биюләр, күңелле җырлар тынып тормады. Тамашачы бу чараны яратып кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International