«Saba balahoner» муниципаль программасы буенча эш дәвам итә...

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген, 10 апрель көнне «Saba balahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында 4 номерлы “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кабат яңа маршрут буенча сәяхәт итеп, яңа һөнәрләр үзләштерделәр. Балалар иҗат үзәгендә, ПМК һәм Сабагро оешмаларында булып, алар ташчы, актер, маникюрист һәм автомеханик профессиялары буенча күптөрле мәгълүмат алдылар, үзләре дә эшләп карадылар. Хезмәтләренә түләү белән беррәттән премияга да ия булды кайберләре.

Иртәгә, 11 апрель көнне маршрутны “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дәвам итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International