Шекше авыл җирлеге биләмәсендә яшәүчеләр “Татарстан- Яңа гасыр” каналына “Башваткыч” уенында катнашырга бардылар

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

3 апрель көнне Шекше һәм Алан-Елга авылында яшәүчеләр Казан шәһәренә “Татарстан- Яңа гасыр” каналына “Башваткыч” уенында катнашырга бардылар. “Башваткыч” уенында Шекше төп гомум бирү мәктәбе укытучысы Гарипова Алсу Рәшит кызы, “Акчарлак” балалар бакчасы тәрбиячесе Таҗиева Ландыш Алимас кызы,  Шекше мәдәният йорты мөдире Хисматова Ләйсән Азат кызы катнашты. Уенда катнашучылар өчен туганнары, иптәшләре, хезмәттәшләре һәм авылдашлары  җан аттылар. “Башваткыч” уенының җиңүчесе Хисматова Л.А. кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International