Саба шәһәр җирлеге территориясендә урнашкан торак пунктларны санитар чистартуны тәэмин итү максатында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Саба шәһәр башкарма комитеты тарафыннан 2019 елның 1нче апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Эш барышын контрольдә тоту өчен махсус комиссия төзелде. Узган атнаның шимбәсендә, 6нчы апрель көнне, җирлектә урнашкан барлык оешма, предприятие хезмәткәрләре бердәм рәвештә үз территорияләрен кардан чистарту эшендә катнаштылар.