5 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты каршында эшләп килуче «Тулган ай» фольклор ансамбле «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен «Җырлап яшик!» дигән концерт программасы белән чыгыш ясады. Концертта баян белән бергә җыр номерлары, биюләр, нәфис сүз күрсәтелде. Әбиләр һәм бабайлар концерт номерларын зур кызыксыну белән күзәттеләр һәм һәр чыгышны көчле алкышларга кумделәр.