3-7 нче апрель көннәрендә «Свияжские холмы» курорт-шәһәр базасында яшь технологларның Федераль форумы узды. Әлеге форумны «Бердәм Россия”нең “Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештыра. Форумның максаты - «ПолитСтартап» проектын тормышка ашыру, төрле дәрәҗәдәге булачак сайлауларда яшь депутатларны әзерләү. Әлеге форумда Саба җирле бүлегенең “Бердәм Россия”нең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе, “Бердәм Россия”нең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Региональ штаб әгъзасы Айнур Халиев катнашты. 4 көн дәвамында форум спикерлары Россиянең алдынгы социологлары, политтехнологлары булды. Форумда Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән 500 кеше катнашты.