2019 нчы елның 3 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «Бергә күңелле» исеме астында өстәл уеннарын үткәрде.
Дәрес башында тәрбияче балаларны өстәл уеннары һәм аларның уен кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар «Йорт хайваннары " исемле лото кебек уеннар уйнадылар. Тәрбияче балаларга уен карточкалары таратты. Аннары алар чиратлап йорт хайваннары сурәтләнгән лотоларны алып, аларны кирәкле карточкага куйдылар. Шулай ук пазллар җыйдылар, шакмак һәм фишкалар белән уеннар уйнадылар. Балалар бу өстәл уеннарын уйнап, бик канәгать калдылар.
Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында “ Бер минутны да, бушка уздырмыйбыз!” дигән исем астында спорт бәйгесе.
2019 нче елның 4 нче апрель көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Шайхиева Елена җитәкчелегендә " Бер минутны да, бушка уздырмыйбыз!" дигән исем астында спорт бәйгесе үткәрелде.
Чара балаларга бик ошады. Алар бик теләп катнаштылар, җиңүләренә соенделәр, жинелүләрен моңсуланып кичерделэр. Һәр бала үзенең спорт ягыннан физик үсешен күрсәтте.