“Татармультфильм” белән берлектә рәсем ясыйбыз...

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

4 апрель көнне  Балалар иҗат үзәгенә рәсем сәнгатенә оста укучылар җыелды. Алар Саба районың күренекле урыннарын ак битләргә төшерделәр. Әлеге чара “Татарстан гасыры – 3” проекты кысаларында узды.  Укучыларның әлеге рәсемнәре мультфильмнарда үз урыннарын алачак. Мультфильм ике телдә эшләнәчәк, төрле телеканалларда күрсәтеләчәк һәм интернет челтәрләренә дә урнаштырылачак.

 «Татарстан гасыры» – белем бирү максатыннан төшерелгән һәм Татарстан Республикасына багышланган беренче халык анимацион проекты. Аны төшерүдә Татарстанның 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәр булган мәктәп укучылары катнаша. Фильм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан эшләнә. Конкурс нигезендә, балаларның ясаган рәсемнәре, шигырләре сайлап алына. Узган ел «Татарстан гасыры», иң күп авторлар катнашында төшерелгән анимацион фильм буларак, Россиянең Рекордлар китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International