“Китаплар патшалыгы – Татарстан китап нәшриятына 100 ел”

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Апрель ае – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган ае,  шигърият ае. Саба китап сөючеләре өчен ул бик матур, эчтәлекле чара белән башланып китте. 4нче апрель көнне районыбыз китапханәчеләре Саба мәдәният йортында Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан  “Китаплар патшалыгы – Татарстан китап нәшрияты” дип аталган чара уздырды. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары, яраткан әдипләребез Ленар Шәех, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльмановлар булды. Район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы китап сөючеләр исеменнән  аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сәхнәдә матур шигырьләр яңгырады, яраткан язучыларыбыз белән җанлы әңгәмә, очрашу барды, китап күргәзмәсе эшләде. Саба үзәк китапханәсе 2019  елның 1февраленнән 10 февральгә кадәр “Муса Җәлил- патриоик шагыйрь” – әдәби марафон игълан иткән иде. Әлеге марафонның 108 җиңүчесе  сәхнәгә күтәрелде һәм яраткан язучылары кулыннан диплом һәм истәлек бүләге алды. Бәйрәмне йомгаклап, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы  мондый очрашулар, әдәби марафоннар дәвамлы булсын иде дигән теләкләрен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International