Дәүләт автоинспекциясе Саба районында «Мобильник» оператив-профилактик чарасы уздыра

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

      Саба районы территориясендә дәүләт автоинспекциясе 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр «Мобильник» оператив-профилактик чарасы уздыра. Чараның төп максаты – телефоннан сөйләшеп машина йөртү очракларын кисәтү. Дәүләт автоинспекциясе шуны искәртә: юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, транспорт даирәсендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчегә кулга тотмыйча гына сөйләшү мөмкинлеге биргән техник җайланмасы булмаган телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен 1500 сум күләмендә административ җәза каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International