Эзмә авыл җирлегендә “Нәүрүз” бәйрәмнәре.

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Нәүрүз-ул игелеклелек һәм үзара хөрмәт, мәрхәмәтлек һәм юмартлык символы.Нәүрүз бәйрәме никадәр күңелле булса, табигать кешеләргә шулкадәр юмарт булачак. Шуңа күрә бу көнне кешеләр рәхәтләнеп күңел ачканнар, яз килүгә шатланганнар, сыйлар әзерләп, кунакка йөрешккәннәр.

Бу бәйрәм Эзмә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен дә матур традициягә әверелде. 22-24 март көннәрендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән «Нәүрүз мөбәрәкбад»театральләштерелгән программалары үткәрелде. Төп персонажлар көн-төн, Кояш, Нәүрүзбикә-Яз һәм Кыш Бабай булды. Яз бәйрәме милли җырлар, биюләр, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар белән дәвам итте.Чара ахырында барлык катнашучылар тәмле пылау, коймак һәм чәй белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International