Олы Нырты авыл җирлеге хәбәрләре

2019 елның 26 марты, сишәмбе

   "Нәүрүз" ул - яңа ел, яңа көн дигән сүз. Хәзерге көндә дә Нәүрүз рухи дөньяви тормышыбызның табигый өлеше булып тора. Шул уңайдан, 23нче март көнне Олы Нырты авыл җирлеге авыл клублары каршында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә  җыелган халык ачык һавада уеннар уйнаган арада, казанда тәмле ботка пеште. Аннары алар барысы да бәйрәм өстәле янында җыелдылар. Төрле тәбрикләү сүзләре, котлаулар әйтелгәннән соң, янәдән уеннар башланды. Әлеге бәйрәмдә олысы да, кечеседә күңел ачтылар. Уенда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Р.З.Сәфәргалиевка һәм “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчесе И.И.Дәүләтҗановка олы рәхмәтебезне белдерәбез. 

   24 март көнне Урта Нырты  авыл клубында Шекше  авыл җирлеге  иҗат коллективлары һәм үзешчән башкаручыларының “Йолдызлар кабынганда”дип исемләнгән  иҗат-отчет концерты  булды.   Шекше авыл җирлегенең иҗат  коллективы искиткеч матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Матур җырлар һәм дәртле биюләр, юмор, тамашачыларыбызга бик ошады, һәрбер чыгышны алар көчле алкышларга күмделәр. Тамашачы бик җылы кабул итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International