Мишә авыл җирлеге хезмәт коллективлары арасында 2018-2019 елгы сезон волейбол Чемпионатының финал өлеше

2019 елның 22 марты, җомга

12 нче март көнне Мишә авыл җирлеге хезмәт коллективлары арасында 2018-2019нче елгы сезон волейбол  Чемпионатының финал өлеше үтте. Уеннарның барысы да кискен көрәш белән барды, һәр команданың җиңәсе килү теләге зур иде. Әмма уенда җиңүче бер генә була. Шулай итеп, 3 урынга - “КУЛЬТУРА”, 2 – “УПРАВЛЕНИЕ”, 1 урынга “ДОК” командалары ия булды. Барлык командалар да диплом һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Ә җиңүче командага күчмә кубок тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International