«Карга боткасы» бәйрәменә әзерләнәбез

2019 елның 22 марты, җомга

Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасы педагоглары  “Карга боткасы ” бәйрәменә әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Иртән әти-әниләрне һәм балаларны татар теле тәрбиячесе һәм логопед күңелле җырлар, яз турында әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар белән каршы алдылар. Карга боткасы пешерү өчен һәрбер бала үзенең өлешен кертергә тырышты, төрле-төрле ярмалар алып килделәр. Балалар белән туган якларыбызга әйләнеп кайтучы канатлы дусларыбыз турында әңгәмә корылды. Нәүрүзбикә әти-әниләргә һәм балаларга үзенең  матур теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International