2019 елның 20 мартында Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында (40+) хезмәт коллективлары һәм җирлекләр арасында мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды.
Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы катнашты.
2019 ел сезоны хезмәт коллективлары һәм җирлекләре ир-ат ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты нәтиҗәләре:
1 урын - "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы;
2 урын - "САБЫГАЗ" командасы;
3 урын - "СЕЛЬСОВЕТ" командасы.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар билгеләнде:
Ишниязов Марат "Администрация" командасы;
Шиабутдинов Ильяс "Сабыгаз" командасы;
Хасанов Радик "Сельсовет" командасы.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.