Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты яңалыклары.

2019 елның 15 марты, җомга

2019 нче елның  15 нче мартында   Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “ Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үтте. Ул “ Кышны озату” ә “ Язны”каршы алу бәйрәме булып торган.Бәйрәм көнне көн бик матур һәм җылы булды. Балалар бу бәйрәмне зур туземсезлек белән көттеләр. “Нәүрүз” бәйрәмендә балалар яз турында бик матур җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, матур биюләр биеделәр. Чара барышында күңелле стартлар уены булды. Балалар “ Кыш” һәм “ Яз”командаларына бүленделәр. Күңелле уеннардан сон “Яз” командасы җиңуче дип табылды. Бәйрәм ахырында барлык балалар һәм эшчеләр тәмле ботка һәм коймак белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле һәм матур утте.

 

Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында “Төсле йолдызларның  дөньясы”

 

5 март көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты тәрбиячесе Тимергалиева Л.Х. балалар белән “Йолдызларның төсле дөньясы” дип исемләнгән дәрес үткәрде.

Дәрес сенсор бүлмәдә уздырылды.

Дәрес башында тәрбияче балаларга  “Минем йолдызлы исемем” дигән күнекмә уен уйнатты. Балалар түгәрәкләнеп утырдылар һәм исемнәрен әйтеп бер-берсенә тупны җибәрделәр. Бу уен баланың үз исеменә һәм иптәшенең уңай мөнәсәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Аннан соң тәрбияче бүлмә утын сүндереп “йолдызлы күк йөзен” кабызды. Балалар кызыксынып төрле төстәге йолдызларны күзәттеләр. Тәрбияче аларга һәр төснең нәрсәгә сәләтле икәнен аңлатты. Мәсәлән: кызыл төс безгә энергия бирә, зәңгәр төс табигать төсе – ул өмет бирә, ә сары төс безгә шатлык хисе өсти.

Алга таба тәрбияче һәр балага уңайлы итеп утырырга һәм үзе белән тылсымлы утрауга сәяхәт итәргә чакырды.

Балалар күзләрен йомып үз уйларына чумдылар. Берникадәр вакыттан соң алар күзләрен ачтылар һәм үзләренең ниләр турында хыялланганнарын сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International