Саба мәктәбендә укучылар марафоны: китапларга мәхәббәт юлы

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Саба урта мэктэбенен башлангыч сыйныфлар арасында «Могҗизага ышанырга яки Кыш бабайны ничек коткарырга» дигән әсәре буенча уку марафоны башланды. Марафонның максаты: укуга уңай мөнәсәбәт һәм китапларга мәхәббәт тәрбияләү. Укучылар әсәрне укыйлар, фикер алышалар һәм укыган тәэсирләре белән уртаклашалар. Балалар  шулай ук укучылар көндәлеген тутыралар һәм, коллектив эчендә ярыша белү һәм дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү өчен, рейтинг таблицасын алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International