14 нче март көнне Шекше авылы китапханәчесе мәдәният йортында "Китап сөючеләр" клубы һәм укучылар белән берлектә Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Әйтелмәгән васыять" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Беренче өлештә Әмирхан Еникинең биографиясе, икенче өлештә сугыш темасына язылган әсәрләре белән танышу булып узды. Өченче өлеш "Ана образы" кергән әсәрләренә, бигрәк тә "Әйтелмәгән васыять" әсәренә анализ ясалды, кадерле әниләребезгә, ак әбиләргә багышланган шигырьләр, мөнәҗәтләр яңгырады. Әдәби сәгать электрон презентация белән үрелеп барылды. Чарада Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы һәм район үзәк китапханәсенең китапханәчеләре катнаштылар.