Сафина Мөнирә апага 90 яшь

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Сафина Мөнирә Мәхмүт кызы 1929 елның 3 мартында  Саба районы Кече Шыңар авылында туа. Алар гаиләдә 5 бала үсәләр. 8 яшьтән укырга керә, 4 классны тәмамлагач, сугыш башланып китә.

    “12 – 13 яшьтән эш арбасына җигелдек, урак та урдык, печән дә чаптык, аны һәрбер кешегә бүлеп бирәләр иде,” – дип сөйли Мөнирә апа, - амбарга да йөрдек, гәүдәле булгач мине бөтен эшкә йөртерләр иде”. Сыерларын да бетермиләр, әниләре бик тырыш кеше була. Черек бәрәңгедән он ясап, көйледә төеп ипи пешерә, язга чыккач нинди үлән бар, атлык, какы, кузгалак, юа, кычыткан – барысын да ашыйлар. Кыш көне 20 шәр көнгә Чүриленең Шапшар, Көекбаш ягына урман кисәргә баралар. Ашарга – бер төче күмәч, бәрәңгеләре өши, бер квартирда бишәр кеше торалар. Көз көне барып җитә алмыйча Өчиледә, Керәннедә кунып калган чаклары да була. “Ул вакытта кеше бик мәрхәмәтле иде,” – дип искә ала ветеран әби.  Әтиләре сугыштан кайткач базарга бозау сатарга барганнарын хәтерли. Шуннан күлмәклек товар алып кайталар да, әниләре күлмәк тегеп бирә.

     Сугыштан соң да бик авыр еллар килә. Пароход белән елга аша чыгып, 6 айга урман кисәргә баралар. Аяк туңмасын өчен Хәмизулла абыйга киездән аяк киеме тектереп алалар.Бер марҗага квартирга керәләр, иртә белән ашарга куеп чыгып китәләр, кайткач ашыйлар. Кыш уртасына кадәр шулай азапланалар. Җәй көннәре Шәмәрдән ягына юл төзелешенә китәләр, таш ватарга, лачинкә (носилка) белән ташырга да туры килә. Шундый авыр булса да, яшьлек бит, кичке уенга да чыгалар, елгага баралар. Яз көне бозлар киткән вакытта бик күңелле була,  “Өскә - башка юк, итәкне әйләндереп киеп чыгып китә торган идек, аннары әни чаршауны ике кызга бүлеп күлмәк тегеп бирде,” – ди Мөнирә апа. Киенәсе, ашыйсы килгәч 70 тиенгә күкәй җыеп алып, шуны базарда 1 сум 60 тиенгә саткан чаклары да була. Колхозда бик тырышып хезмәт куйган Мөнирә апа, печәнне көнгә 60 ар сутый чапкан, стена гәҗитеннән төшмәгән.   “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы  хезмәтләрен бәяләп  “Фидакарь хезмәт өчен” медале,  Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60, 70 еллыкларына юбилей медальләре бирелә.

       Мөнирә апа 1955 елда  Олы Шыңарга килен булып менә. Тормыш иптәше Нәҗип абый белән башта 4 ел төп йортта яшиләр, аннары башка чыгып 50 елдан артык бик тату гомер кичерәләр.Нәҗип абый 2010 елда вафат була. Мөнирә апа  5 бала таба, икесе яшьли үлеп китә, 3 баласы исән-сау, 6 оныгы,5 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә Мөнирә апа Олы Шыңар авылында кече улы Каниф гаиләсе белән төп йортта гомер кичерә. Улы Каниф “Туган Як” җәмгыятендә эшли, килене Чулпан балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International