8 март бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре әхлакый сыйфатлар: ана һәм гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан балигъ булмаган балалар белән чара үткәрделәр. Балалар әниләренә кул эшләнмәләре ясадылар, әниләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр.