Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Иҗат территориясе» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре

2019 елның 3 марты, якшәмбе

2019 елның 2-3 мартында Яшел Үзән шәһәрендә «Иҗат территориясе» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Конкурс балалар мәгарифе һәм сәнгать өлкәсендә тәрбия бирү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү һәм сәхнә мәдәниятен күтәрү, иҗат коллективлар җитәкчеләренең һәм педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен күтәрү максатыннан үткәрелде.

Бу конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты. «Инструменталь башкару» номинациясендә тынлы оркестр һәм ялгыз башкаручылар (укытучылары Фатхуллин А.А. һәм Фаттахова Р.К.), «Хореография» номинациясендә ике бию коллективы (укытучылары Мөбәрәкҗанова А.З. һәм Гарипова Г.М.) катнашты.

 Конкурс нәтиҗәләре:

«Хореография» номинациясе

- «Асылташ» бию коллективы (җит. Гарипова Г.М.) - Гран-При;

- «Яшьлек» бию коллективы (җит. Мөбәрәкҗанова А.З.) - I дәрәҗә Лауреаты.

«Инструменталь башкару» номинациясе

- Тынлы оркестр (җит. Фәтхуллин А.А.) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Сафиуллин Руслан (укыт. Фәтхуллин А.А.) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Кирушин Руслан (укыт. Фәтхуллин А.А.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Пианистка: Хәбибуллина Диләрә (укыт. Фәттахова Р.К.) - I дәрәҗә Дипломат.

Катнашучыларны һәм укытучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International