5 нче февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашында Мишә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Мишә авыл җирлеге башлыгы, Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга планнар һәм алдагы эш турында сөйләде. Җыелышта шулай ук полиция участок уполномоченные Каюмов А.М., Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин А. Р, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Котдусов И. И., Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе башлыгы Якупова Ф. Ш., Татэнергосбыт оешмасынын клиентларга хезмэт курсэту офисынын инженеры
Хабибрахманова М.М., Федераль налог хезмәтенең 10 нчы номер районара инспекциясенен налог түләүчеләрне исәпкә алу бүлеге начальнигы Нигъматзянов Ф.Ф. чыгыш ясады. Халыктан тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр тыңланды һәм сорауларга җавап бирелде.Җыенда Лесхоз мәдәният йорты холлында күргәзмә оештырылды