30 гыйнвар көнне Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов,район башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашында Олы Шыңар авыл җирлеге халык җыены булып узды. Җыенда шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.Авыл җирлеге башлыгы Гарипоа А.Г. 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга үсеш планнары һәм алдагы бурычлар турында сөйләде.