Килдебәк авыл җирлегендәге авыл урамнарын кардан чистарту.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүгенгесе көндә юллар кешенең көндәлек тормышында зур урыннны алып тора. Кыш көне, бигректә кар явып, буран булып үткәч моңа тагын бер кат инанасын. Килдебәк авыл җирлегендәге урамнар “Юлбат” авылхуҗалыгы предприятясенең Килдебәк бригадасы ярдәме белән кардан чистартыла. Трактористлар Ахмәтнур  Ганиев, Ильнар Нуриәхмәтов ДТ-75М тракторларыда,  Айнур Сафиуллин  КамАЗ тракторында хуҗалыктагы төп эшләре тәмамлангач урамнарны кардан чистартуга керешәләр. Шулай ук “Юлбат” авылхуҗалыгы предприятясенең Килдебәк бригадасы  һәм “Лукоз Саба” җәмгыяте җирлектәге мәктәп, балалар бакчаларының, клублар  территориясен кардан чистартырга да ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International