20 гыйнвар көнне Оет авыл клубында Ильназ һәм Альбина Хәнәфиевларның "Туган якка тарта моңнарым"исемле хәйрия концерты булып үтте.Илназ Хәнәфиевның әти-әнисе тумышы белән Оет авылыннан, алар һәр елны авылдашларын үзләренең чыгышлары белән куандыралар. Программада Илназ-Альбина Хәнәфиевлар, Илсур Мортаза, Мәүлидә Нургали, Алия Исрафилова һәм Илфар Каюмовлар чыгыш ясадылар . Концерт тамашачыларга бик ошады.