Мишә авыл җирлегендә Искечә Яңа елны каршылау

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

    Иске Яңа ел бәйрәме дөньяның бер генә календарендә дә юк, әмма инде гасырлар буе аны илебездә һәм якын һәм ерак чит илләрнең кайбер дәүләтләрендә билгеләп үтәләр. Беренче гыйнвардан соң ике атна вакыт узгач, күңел ачу чыршы янында әйләнеп кайта. Менә безнең Мишә авыл җирлегендә дә Иске Яңа елны бик күңелле каршы алдылар. 13 нче гыйнвар көнне Лесхоз авыл клубы хезмәткәрләре Иске Яңа ел уңаеннан лотерея оештырдылар.  Лотерея күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. «Елны ничек каршы аласың – шулай итеп үткәрәсең», диләр. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре елны яхшы каршы алдылар. Быел һәр йортта елмаю һәм көлү генә булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International