Килдебәк авыл җирлегендәге мәдәни чаралар.

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

5 нче гыйнварда  Килдебәк авылы мәдәният йортында, Ильсия Бәдретдинова “Күңел куша..” дип аталучы концерт программасы белән чыгыш ясады. Мәдәния йортының тамаша залында алма төшәргә дә урын юк иде. Ильсия Бәдретдинованың коллективы чын-чынлап эчтәлекле һәм үзенчәлекле концерт программасы әзерләгән иде. Ильсия Бәдретдинованың һәр чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Ильсия Бәдретдинова һәм аның коллективы концетка килүчеләргә чын бәйрәм ясады.

Шулай ук 12 нче гыйнварда Туктар авылы клубында, ә Килдебәк авылы мәдәният йортында 13 нче гыйнварда искечә Яңа Елны каршы алу көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International