5 гыйнвар көнне Байлар Сабасы бистәсенең боз мәйданчыгында Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашты. Турнир кызыклы булды, командалар матур уен күрсәтә алдылар.Безнең егетләребез бу юлы да сынатмады.”Сабабаш” хоккей командасы 1 нче урынга лаек булды.Чын күңелдән җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм аларга исәнлек-саулык, уңышлар телибез!