Хадиуллин Рәдиф истәлегенә өстәл теннисы буенча ярыш

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

5 гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында Хәдиуллин Рәдиф истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир булып узды. Ярышларда Сатыш авыл җирлеге яшьләре генә түгел, башка районнар яшьләре дә катнашты. Ир-атлар арасында турнирда җиңүчеләр: 

1 урын - Харисов Рөстәм (Сатыш)

2 урын - Фаляхов Тәбрис (Айдар, Теләче районы)

3 урын - Мәгъсүмов Нияз (Казанчы Бигәнәй) 

кызлар арасында: 1 урын - Котдусова Айгөл (Казанчы Бигәнәй)

2 урын - Миннанхузина Айгөл (Аккүл-Бигәнәй)

3 урын - Әүхәдиева Фәния 

Әлеге турнирны оештырган өчен Мәмалай авылы яшьләре һәм Мамалай авыл клубы хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International