Кыш ул табигатьнең иң матур вакыты. Балаларның кышкы каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, 7 январь көнне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре” Кышкы мавыгу” – дигән тема астында саф һавада төрле уеннар оештырдылар. Кардан ясалган сыннарны карап, алар белән гозурландылар. Кышкы каникулда алган тәэсирләр балаларның күңелләрендә озак сакланыр!