«Яңа ел уеннары»

2019 елның 6 гыйнвары, якшәмбе

6 январь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Яңа ел уеннары» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Бәйрәм дәвамында алар могҗиза һәм тылсымлылык атмосферасында булдылар. Балалар һәм аларның ата – аналары игътибарына әкият персонажлары-Убырлы карчык һәм Шүрәле, Кар Кызы һәм Кыш Бабай катнашында театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы янында балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм, әлбәттә, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларны үзләренең игътибарлылыклары, кызыклы конкурслар һәм бүләкләр белән сөендерде. Бәйрәм чарасыннан балалар бик күп онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар. Күңел ачу чарасы Яңа ел лотереясы уйнату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International