5 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Корсабаш авылы клубында, балалар өчен яңа ел бәйрәменә багышланган «Яңа ел алдыннан булган хәл...» − дип исемләнгән әкияти тамаша белән чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәм чарасында куян ролен: Мичәнбаш клубы мөдире − Камилә Нигъмәтҗанова үтәде. Аннары бәйрәмне бизәлгән матур чыршы янында Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, әкият персонаҗлары белән бергәләп төрле уеннар уйнап һәм җырлап дәвам иттеләр.