2018 нче елның 19 декарбрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р.балаларга “ Табигать кышын" темасына рәсем дәресе үткәрде.
Чараның максатлары:
Кыш бик күңелле ел фасылы гына түгел, искиткеч матур да. Шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар кышны, аның кәефен, матурлыгын тоеп, бу хакта сөйлиләр.
Балалар да рәссамнар булырга тырышып карадылар. Тәрбияче белән бергә кышкы табигатьнең матурлыгына да сокландылар. Балаларга үзләренең хис-кичерешләрен зәңгәр альбом битенә ак гуашь буяуы һәм кисточка белән төшерергә тәкъдим итте. Һәркем үз композициясен кәгазьдә агач, куаклар, чыршылар, туңган елга рәсемнәре урнаштырды.
Балаларга кышкы табигать рәсемен ясау бик ошады һәм алар бик канәгать калдылар.
Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернаты “Безгә Яңа ел килә” кичәсе.
Безнең барлык балалар да Яңа ел бәйрәмнәрендә кечкенә генә могҗиза көтә. Әлбәттә, волонтерлар тылсымчылар түгел, алар барлык теләкләрне дә үти алмый. Ләкин кеше җылысы һәм игелеге аркасында ,Казан шәһәренең «Остров сокровищ» исемле паркының шәхси эшмәкәре Ходяшев Е. А., Югары Утар балалар йорты тәрбияләнүчеләренә 2018 елның 20 декабрендә күңелле тамаша һәм тәм-томнар бүләк итте.
Балаларга бик ошады, кызык һәм күңелле булды. Аларга рәхмәт әйтеп, тагын бер тапкыр кунакка чакырдык.