21нче декабрь көнне Шәмәрдән лицее базасында Татарстан Республикасы Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый юнармиячеләр хәрәкәтенең җирле бүлеге слеты булып узды. Ачылу тантанасы "Юнармия" байрагын чыгарудан һәм юнармиячеләр төзелүеннән башланып китте. Җирле "Юнармия" бүлеге җитәкчесе Вәлиуллин Д.М.,лицей директоры Шамилов И.М.,Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Закиров Ф.Ф. чыгыш ясадылар. Саба районының юнармиячеләрен грамоталар белән бүләкләделәр һәм яшүсмерләрне "Юнармия"сафына багышладылар. Икшермә кадет мәктәбе укучылары карабиннар белән югары дәрәҗәдә ясадылар . Чәчәкләр кую өчен, слетта катнашучылар Мемориаль һәйкәлгә юнәлделәр.