Эзмә урта мәктәбе базасында өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Сәләтле баланы үстерү өлкәсе буларак өстәмә белем бирү системасы» темасына район семинары узды.
Семинарда катнашучыларга түбәндәге мастер-класслар тәкъдим ителде: «Полимер балчыклардан роза ясау» (Закарова Г. Р. – «Алтын куллар»), «Халкым җәүһәрләре» (Җиһаншина Н.С. – «Халкымның куңел җәүһәрләре»); «Линия буенча хәрәкәт» (Габдрахманов С. С. – «Робототехника»); «Ачкыч элгеч» (Шәйхлисламов Б. Ф. – «Техник иҗат»).
Түгәрәк өстәл артына йомгак ясау һәм өстәмә белем бирү педагогларына сертификатлар тапшыру семинарның кульминациясе булды.