Кичә 2018 елның 19 декабрендә Кильдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының югары лигасының ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте. Беренче уенда ЛЕСХОЗ командасы белән уенга чыкмау сәбәпле САБАГРО командаласына 10-0 исәбе белән техник җиңелү язылды. Икенче уенда САБИНСКИЕ ОКНА командасы ИКШУРМА командасыннан 4-1 исәбе белән көчлерәк булып чыкты. Өченче уенда САБА ЯШЬЛӘРЕ командасы ИСПОЛКОМ командасыннан 16-0 исәбе белән өстен чыкты. Бүген ТИМЕРШИК урта мәктәбенең спорт залында беренче лига уеннары дәвам итәчәк.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге