Саба муниципаль районының мини-футбол буенча чемпионаты

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Кичә 2018 елның 18 декабрендә Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лигасының ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте. Беренче уенда ГИМНАЗИЯ-ЯШЕН командалары очрашты. Уен ГИМНАЗИЯ командасы файдасына 10-0 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда Килдебәк командасы 8-2 АГРОКОЛЛЕДЖ командасыннан көчлерәк булып чыкты. Өченче уенда Сатыш командасы КУЛЬТУРА командасын 11-2 исәбе белән тар-мар итте. Бүген Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында югары лига уеннары дәвам итәчәк.

Уеннар нәтиҗәләре һәм графигы:

Югары лига

Беренче лига

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International