Яңа Елга әзерлек

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Иң матур һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе  - Яңа ел якынлаша. Саба муниципаль районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә, Яңа ел бәйрәменә хәзерләнә башладылар. Бәйрәм алды ыгы–зыгы белән башланды. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәребездә йорт җирләренә җыештыру эшләре башкардылар, ягъни Яңа ел бизәкләре сатып алдылар,  чыршылар да бизәлде. Өлкәннәребез яшь чактагы уздырылган бәйрәмнәренең күңелле узуларын искә төшереп уздылар, ә алда аларны тагын бик күп кызыклы нәрсәләр көтә. Мәсәлән, социаль хезмәткәрләр белән берлектә бәйрәм өстәле хәзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International