Ел спортчысы-2018

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

17 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең зур концерт залында «Ел спортчысы-2018»тантаналы чарасы узды. Атлетларны һәм узган елда спортта зур уңышларга ирешүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңниханов, Россия спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, шулай ук Бөтенроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган Россия спортчылары һәм Олимпия чемпионнары котлады. Спорт министры Владимир Александрович кулыннан кичәнең беренче лауреатлары " массакүләм физик культура һәм спорт» бүлегендә үз бүләкләрен алды. «Спорт резервын әзерләү һәм олимпия спорт төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинациясендә (30дан 55 меңгә кадәр халкы булган районнар арасында) район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге Саба муниципаль районы бүләкләнде. Районның спорт тормышына катнашы булган барлык кешеләрне котлыйбыз һәм сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телибез!

 

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International