"Минем Ватаным - Татарстан" рәсемнәр конкурсы

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм балигъ булмаган балаларның туган як турындагы белемнәрен системалаштыру максатыннан «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгының республика ресурс үзәге» балигъ булмаган балалар арасында "Минем Ватаным – Татарстан» дигән темага конкурс үткәрде. Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге Бабнищева Алисаны, Бабнищева Альбинаны, Вәлиев Рәшитне, Заһидуллина Ильвинаны конкурста актив катнашулары белән котлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International