“Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен район семинар узды. Семинарның темасы “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында уен технологияләре ярдәмендә балаларың танып-белү үсешен камилләштерү” иде. Семинарда районның 15 балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча белгечләр Салихова А.Р., Хабибрахманова Д.Р. катнаштылар. Семинар барышында педагоглар уен технологияләр кулланып гади булмаган белем бирү эшчәнлекләрен, төрле мастер-класслар күрсәттеләр. Килгән кунаклар семинарга зур бәя биреп, рәхтмәтләр әйтеп киттеләр.