Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Кызыл Мишә коррекцион мәктәбендә укучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Елмаю өләш!” дип аталган күңел ачу программасы оештырдылар. Балалар төрле уеннарда бик теләп катнаштылар, күңелле клоуннарга ияреп җырладылар, биеделәр. Һәрберсенә тәмле күчтәнәчләрдән өлеш чыкты.