12 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубында «Россия Федерациясе Конституциясе көне» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Россия гражданнары өчен Конституция ул гади документ кына түгел, турыдан – туры гамәлдә булу законы да. Һәр гражданин үз иленең төп законын белергә тиеш. Чарада балалар Россия тарихы, аның символлары һәм илнең төп законы турында белделәр. Әңгәмә барышында балалар танып-белү уенында катнаштылар, анда сорауларга җавап бирделәр һәм сүзләр төзеделәр. Аннары без «Дәүләт символы – флаг» темасына аппликация ясадык.