Балалар милли театр иҗатын үстерү максатларында 2018 елның 14 декабрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында Саба муниципаль районы Шәүкәт Биктимеров исемендәге VII Республика балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып узды.
15 нче октябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Иң яхшы ун коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады. Конкурсны оештыручылар һәм жюри аларга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үттеләр. Жюриның объектив фикере буенча, җиңүчеләргә урыннар түбәндәгечә бүленде:
Кечкенәләр төркеме (1-4 класслар):
1 урын – " Балачак «театр коллективы, Яр Чаллы шәһәре, МАУ ДО «7 нче балалар сәнгать мәктәбе»,
2 урын – «Энҗе бөртекләре» театр коллективы, Арча районы, Шушмабаш урта гомум белем бирү мәктәбе базасындагы Яңа Кенәр балалар иҗат йорты,
2 урын – «Йолдызчыклар» яшь йолдыз театр коллективы, Буа районы, Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы урта гомум белем бирү мәктәбе базасында «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе,
3 урын – Башлангыч сыйныфлар театр коллективы, Теләче районы, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе
Уртанчылар төркеме (5-7 класслар):
1 урын – «Яшьлек» театр коллективы, Саба районы, Тимершык урта гомум белем бирү мәктәбе,
2 урын – «Яшьлек» театр коллективы, Саба районы, Байлар Сабасы гимназиясе,
3 урын - балалар театр коллективы, Мөслим районы, Салауз-Мухан төп гомум белем бирү мәктәбе
Зурлар төркеме (8-11 класслар):
1 урын –«Тамчы» театр коллективы, Питрәч районының Питрәч урта гомум белем бирү мәктәбе базасында «Балалар иҗаты йорты»,
2 урын – «Өмет» театр коллективы, Саба районы Шәмәрдән лицее.
Иң төп приз - Гран-прига, Биектау районының Әлдермеш урта мәктәбе базасында эшләүче «ТУЛПАР” Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Мирас» театр коллективы лаек булды.