Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернаты яңалыклары

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 нче елның 12 нчы декабрендэ  Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Шайхиева Елена инициативасы буенча «Россиянен символлары» дигэн темага  энгэмэ уздырылды.

Бу чараның максатлары: 

1. Балаларны Россиянын символлары белэн таныштыру.

2. Туган илгэ карата горурлык хислэре хэм башка миллэт халкына хормэт тэрбиялэу. 

4. Балаларга Россия турында мэгълумат биру. 

 

Балалар белэн Россия флагы, гербы анын килеп чыгу тарихы, тослэренен эһэмияте белэн таныштык. Аннары без рэсем конкурсы оештырырга булдык. Балалар Россиянен флагын, гербын ясадылар. Конкурс ахырында балаларны булэклэу булып узды. Чарабызнын ахыры Россия гимны белэн тэмамланды. Балаларга бугенге чара бик ошады.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Кайнар салкын” дип исемләнгән саф һавада уеннар.

2018 елның 13 нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Кайнар салкын”  дигән исем астында саф һавада уеннар үткәрелде..

Дәреснең  максаты: саф һавада йөрү эчтәлеген баету, яңа төр кышкы уеннар белән таныштыру, уеннарга карата уңай мөнәсәбәт тудыру.

Кыш көне без нәкъ әкияткә эләгәбез, ә балалар өлкәннәрдән күпкә тәэсирлерәк, кыш ел фасылы аларда  һәрчак шатлану уята. Кышын ачык саф һавада йөрү күңел ачу өчен генә түгел, ә сәламәтләндерүнең искиткеч ысулы да. Саф һавада йөрү  балаларның кәефен күтәрә, шуның өстенә уртак эшчәнлек социаль күнекмәләрен үстерә һәм балаларда  дуслык, җаваплылык хисе тәрбияли.

Балалар бик теләп саф һавада уйнарга чыктылар. Алар төрле уеннар, күзәтүләр, күнегүләр белән мәшгуль булдылар. Аларга бигрәк тә”Кайнар салкын” уены ошады. Тәрбияче балаларга яшерелгән хәзинәне эзләргә тәкъдим итте. Балалар рәхәтләнеп уенга керештеләр. Һәммәсе тырышып яшерелгән күчтәнәчне эзләде. Тәрбияче “Кайнар салкын” сүзләре белән ярдәм итеп торды.Хәзинә тиз арада табылды, күчтәнәчләр таратылды.

Балаларның яраткан кышкы күңел ачу чарасы - чана. Соңыннан алар рәхәтләнеп таудан чана шудылар, бу яхшы эмоциональ күтәрелешкә ярдәм итте. Балалар  саф һавада йөрүдән, күңелле һәм мавыктыргыч уеннардан  шатлык һәм ләззәт алып, аны дәвам итү теләге белән кайттылар.

 

Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йортында  балалар белэн берлектэ кардан сыннар ясау шөгыле.

 

2018 елнын  14 декабрь  көнне  Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында  тәрбияче Әскәрова М.С җитәкчелегендә балалар белэн берлектэ кардан сыннар ясау шөгыле үткәрелде.

Шөгыльгә түбәндәге бурычлар куелды:

Балаларга кар һәм аның үзенчәлекләрен аңлату,

Балалар йорты территориясен бизәү һәм аны матурлау максатыннан , кардан сыннар ясарга өйрэтү,

Хезмәткә хөрмәт белән карау хисе тәрбияләү.

Табигатьтә кыш хакимлек итә.  Кыш  айлары ул балаларның иң яраткан вакытлары. Җепшек кар яуган вакытта кардан сыннар әвәләү аларга бик ошый. Укылган әкият геройларын  алар кардан үзлэре  әвәлэәп ясарга яраталар.  Буген без урамга кар әвәләү максаты белән чыктык.  Тәрбияче апалары ярдәме белэн балалар кардан сыннар әвәләделәр. Ясалган сыннарны бизәүдэ катнаштылар. Балаларга бу шөгыль бик ошады. Үзләре тудырган могҗизадан алар бик канэгать булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International