Мишә авыл җирлегендә Инвалидлар декадасы

2018 елның 14 декабре, җомга

        1–10 декабрь республика һәм районда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Декабрь аенда ел саен үткәрелә торган игелек декадасы – инвалидларны кайгыртуга кертелә торган бик кечкенә өлеш. Ел саен ул зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздырыла. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игьтибарын җәлеп итү өчен эшләнелә.

    Инвалидлар декадасы Мишә авыл җирлегендә дә ел саен билгеләп үтелә.

Әлеге чара уңаеннан, 1 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында кунакта булдылар... Ул бик шатланды, кунаклар белән аралашырга тырышты.

  5 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Алар безнең  кебек үк ... " дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Язмыш шундый, кайбер кешеләр туганда ук  яки аннан соң физик мөмкинлекләре чикләнгән була. Аларга тормыш шартларына, әйләнә-тирә социумга, тулы кыйммәтле булмавына җайлашуы кыен. Тик аларның күбесенең холкы гади кешеләрнекенә караганда күпкә көчлерәк. Һәм бу халыкның мондый төркеменә гомуми массадан аерылып тормаска ярдәм итә. Әлеге кичәдә халык белән бу кешеләрнең рухи үсеше турында сөйләштеләр, Чөнки рухи ярдәм элеккечә үк төп проблема булып кала. Аларның иске язмышлары, хыяллары чынга ашмаган язмышлары турында да онытырга ярамый. Мондый  күңелләргә өметне ничек куярга? Инвалидлар өчен мөмкин кадәр күбрәк аралашу булдырырга кирәк. Инвалидлык үзенә тәре кую һәм тормышның барлык шатлыгыннан баш тарту өчен сәбәп түгел! Иң мөһиме, кешенең ныклы ихтыярлы булуы.

7 нче декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Лесхоз картлар һәм инвалидлар  йортында язмышы һәм билгеле бер хәлләр сындырмаган кешеләр белән “Бүләк итәм күңел җылысын! " дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр. Әмма барлык кешеләргә дә ярдәм һәм таяныч кирәк. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр аеруча аларга мохтаҗ. Шул максат белән мәдәният хезмәткәрләре алар өчен күңелле бәйрәм оештырдылар: уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәхетле, елмаюлы йөзләрне күрү безгә бик рәхәт булды. Без анда мохтаҗ булган кешеләргә күңел җылысының бер өлешен бүләк итә алдык, дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International