13 декабрь көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Кышкы моң" дип исемләнгән кыллы бүлегенең концерт-зачеты узды. Яшь скрипкачылар соло кебек үк, ансамбльнең төрле төркемнәрендә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Тамашачылар яшь артистларны бик җылы каршы алдылар.