Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының Югары лига ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә, 12 декабрь көнне, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионатының чираттагы уеннары булып узды. Беренче уенда ЛЕСХОЗ-ТАТАВТОДОР командалары очрашты. Уен ЛЕСХОЗ командасы файдасына 6-2 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда САБА ЯШЬЛЭРЕ-ИКШУРМА  командалары очрашты. Ике команда да көчле булу сәбәпле уен 3:3 исәбе белән тәмамланды. Өченче уенда САБИНСКИЕ ОКНА-ИСПОЛКОМ командалары очрашты. САБИНСКИЕ ОКНА 14:4 исәбе белән җиңде.

Бүген, 13 декабрь көнне Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Беренче лига мини-футбол буенча Чемпионатының чираттагы уеннары узачак. Барлык теләүчеләрне 18:45 сәгатьтә Тимершык урта мәктәбенең спорт залына чакырабыз.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International